Бүген Кайбыч районына эшлекле сәфәр белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев килде.
Алар конгрессның Кайбычтагы бүлеге эшчәнлеге белән танышты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, активистлар катнашында узган очрашуда сүз туган телебезне, мәдәниятебезне, мәдәни мирасны саклау, яшьләрне авылда калдыру турында барды. Очрашуны конгрессның Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев алып барды. Очрашуда милләт җаны авылда саклана дигән фикер кызыл җеп булып ятты.
Конгресстан килүчеләр район үзәгендә урнашкан Галия Кайбицкая музеенда һәм Колаңгыдагы балык күлендә булды.
Очрашу кысаларында журналист Гөлназ Ибраһимова «Татарстан радиосы» («Татарстан дулкынында») эфирында чыгучы популяр тапшыру «Татарлар: үз өемдә — үз көем» өчен Кайбычтан тапшыру әзерләде. Бу тапшыруның төп максаты — Татарстан районнарында, авылларында һәм гомумән республикада яшәүче милләттәшләребезнең көнкүреше, гореф-гадәтләре, иҗаты һәм язмышы турында сөйләү. Тапшыру форматы нигезендә районнар тарихы, җирле халыкның яшәү рәвеше, җирле үзенчәлекләр яктыртыла. Төбәктә фидакарь хезмәт куючылар, осталар, талантлы кешеләр турында сюжетлар ясала. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары һәм рухи байлыгы саклануына аерым игътибар бирелә.
Луиза Сөнгатуллина
“Кайбыч таңнары”