Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры премьера әзерли. Язучы Фәнис Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» повестена нигезләнгән спектакль «Сәхи(я)» дип аталачак. Драмада Сәхия язмышы аша бөтен бер чор – көчле хатын-кызлар язмышы чагылдырылачак.
Спектакльдә вакыйгалар 1940 -1980нче елларда бара. Әнисенең фаҗигале үлеменнән һәм әтисенең фронтка китүеннән соң, яшь Сәхия исән калу һәм гаиләсен яклау өчен үзенең хатын-кызлыгыннан ваз кичә. Ул үз өстенә ир-ат җаваплылыгы алырга, көч белән эш итәргә мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, Сәхия сугыш белән таланган авыл таянырдай көчле егет «Сәхи»гә әйләнә. Ул үткән юл – Татарстан авылыннан Себер нефть вышкаларына кадәр – үз-үзеннән качу, эзләнү, бәргәләнү. Әмма мәхәббәт аны асылына кайтырга, үткәннәрнең йомгагын сүтәргә, күптән онытылган яраларны актарырга һәм иске нигездә яңа йорт салыр өчен туган нигезгә юл тотарга мәҗбүр итә.
Премьера «Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Культура малой Родины» проекты кысаларында чыгарыла. Режиссеры – «Кеше китә – җыра кала», «Ай булмаса, йолдыз бар» сериаллары аша танылган Александр Далматов. Инсценировка авторы – Алсу Хәбибуллина, сәхнәгә куючы рәссам – Сәлимә Аскарова, копмозиторы – Миләүшә Хәйруллина.