Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Әзербайҗан Республикасына барачак.
Сәфәр 13-15 июньгә планлаштырылган. Биредә Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Бакуның тарихи үзәгендә — Иске шәһәрдә узачак «Каспий Сабантуе»нда катнашачак. Сабантуй 14 июньдә үтәчәк.
13 июньдә Татарстан делегациясе Татарстан Республикасының Милли музее Бакуда оештырган экспозицияне караячак, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын да тамаша кылачак.