ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Баку шәһәренә килде
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Баку шәһәренә килде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендәге делегация Баку шәһәренә килде

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров җитәкчелегендәге Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Бакуга килеп җитте. Аэропортта аларны “Яшьлек” татар яшьләре үзәге һәм Татарстанның Әзербайҗандагы даими вәкиллеге вәкилләре каршы алды.

Шулай ук делегация кичә Россия көне уңаеннан Россиянең Әзербайҗандагы илчелеге тарафыннан оештырылган тантаналы чарада катнашты.

Чарада Данис Фәнис улы Россиянең Әзербайҗандагы илчесе Михаил Евдокимов белән очрашып Бакуда 14 июньдә узачак Сабантуй турында сөйләшү алып барды. Алар шулай ук татарлар тарафыннан оештырылган Татарстан күренешләре төшерелгән фотокүргәзмә белән таныштылар.

Бәйрәмнең концерт өлешендә Татарстаннан килгән танылган артистлар чыгыш ясады. Илче Бөтендөнья татар конгрессына күрсәткән хезмәттәшлек өчен рәхмәтләр җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*