ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы – 2026» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды
«Татар кызы – 2026» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

«Татар кызы – 2026» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды

Бүген, 11 июнь көнне, «Татар-информ» конференция залында Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенә багышланган матбугат конференциясе узды. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан гамәлгә ашырылучы «Татар кызы» бәйгесе татар халкының телен, мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрен һәм рухи мирасын саклау, үстерү һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән иң әһәмиятле мәдәни проектларның берсе булып тора. Ел саен бәйгенең төбәк этаплары Россиянең дистәләгән төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза, ә проектта меңләгән татар кызы катнаша.

Журналистлар алдында Халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясенең рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Хәлиуллин Алмаз Фирдәвес улы, драматург, сценарист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зәйниева (Гобәева) Резеда Рифат кызы, Республикакүләм «Татар кызы-2022» җиңүчесе, Халыкара «Татар кызы-2024» финалисты, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Габдуллина Энҗе Алмаз кызы, җырчы, автор башкаручы Defne чыгыш ясадылар. Матбугат конференциясе барышында бәйгенең быелгы концепциясе, финалга әзерлек үзенчәлекләре, катнашучылар өчен әзерләнгән программа, финал кичәсе һәм татар кызы роле турында сүз алып барылды. Шулай ук оештыручылар  матбугат хезмәткәрләрен  кызыксындырган сорауларга  жавапларын ирештерделәр.

Республика финалына Татарстан Республикасының төрле район һәм шәһәрләреннән финалга 12 кыз сайлап алынды. Финалга кадәр аларны 10 көнлек мәдәни-белем бирү программасы көтә. Әлеге программа кысаларында катнашучылар иҗади остаханәләрдә, милли мәдәнияткә багышланган очрашуларда, шәхси үсеш дәресләрендә һәм интенсив әзерлек чараларында катнашачак.

Быелгы бәйге татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай тууының 140 еллыгына багышлана. Финал программасының төп темалары булып  Кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамыр:
1. Туган тел
2. Милләт тарихы
3. Гореф-гадәтләребез
4. Әдәби-мәдәни байлыгыбыз
5. Дин һәм иман
6. Гаилә
7. Туган ил

Республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы 23 июнь көнне Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда узачак. Финалда Татарстан Республикасы җиңүчесе билгеләнәчәк һәм ул республикабыз данын бәйгенең халыкара этабында яклау хокукына ия булачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*