Ульяновскиның 52нче мәктәбе фасадына элеккеге директор Рәмзи Шәркәевка истәлек тактасы урнаштырачаклар. Тиешле карарга шәһәр башлыгы Александр Болдакин кул куйды.
“Рзмзи Нуретдин улы үз гомерен мәгариф системасына хезмәт итүгә һәм яшь буынны тәрбияләүгә багышлады. Ярты гасырдан артык ул 52 нче мәктәпне җитәкләде, Ульяновск өлкәсенең белем бирү өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертте, хезмәттәшләре, укучылары һәм ата-аналары арасында югары абруй казанды. Шәһәрнең Мактаулы гражданины, атказанган укытучы, күп кенә билгеле шәхесләрнең остазы — ул үз эшенә тугры булу үрнәге булып мәңгегә калачак”, — диде Болдакин.
Рәмзи Шәркәев эшчәнлеген педагогика училищесында укыган вакытта ук башлап җибәрә. Тын океан флотында хезмәт иткәннән соң, мәктәптә укытучы һәм директор булып эшли, Ульяновск өлкәсе комсомол органнарында җитәкче вазифалар били, Хельсинкида узган VIII Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивалендә катнаша.
1964 елның 30 октябрендә аңа 52 нче мәктәп директоры вазыйфасын йөклиләр. Ул аңа үз гомеренең ярты гасырын багышлый. Шулай ук шәһәр мәгариф бүлеген дә җитәкли. Рамзи Нуретдин улы – РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы, Ульяновск дәүләт университетының Мактаулы профессоры. Аның исеме Ульяновск өлкәсенең «Алтын мактау китабы»на кертелгән, ә 2000 елда аңа Ульяновск шәһәренең Мактаулы гражданины исеме бирелгән.