ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты белән очрашты
Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты белән очрашты

Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты белән очрашты

Бүген Абхазиягә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Абхазия Президенты Бадра Зураб улы Гунба белән очрашты.

Очрашу Президент администрациясе бинасында узды. Бадра Зурабович Татарстан делегациясен кайнар сәламләде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка Сухум шәһәренең яр буен торгызуда һәм Абхазия белән уртак булган инициативаларга ярдәм итүе өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ул 3 июльдә Сухумда узачак Сабантуйга килергә ниятләве турында әйтте.

Хәзерге вакытта шәһәрдәСабантуй бәйрәменә әзерлек эшләре бара. Яклар әзерлек эшләре буенча булган сорауларны карап чыктылар. Аннары Абхазия Президенты Васил Шәйхразыевка бәйрәм маршрутын карарга тәкъдим итте.

Сабантуй мәйданын карау барышында бәйрәмнең төп моментлары турында фикер алышынды, тиешле күрсәтмәләр бирелде. Мәйданчыкны карау Сабантуйны оештыру комитеты утырышы белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*