ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ырынбурда Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты узачак
Ырынбурда Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты узачак

Ырынбурда Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты узачак

20-21 июньдә Ырынбурда Бөтендөнья татар яшьләре форумының белем бирү проекты узачак. Катнашучыларны ике көнлек бай программа көтә, ул заманча технологияләр, медиа, тарих һәм милли мәдәниятне берләштерәчәк.

Проект кысаларында түбәндәге юнәлешләр буенча лекцияләр һәм гамәли мастер-класслар планлаштырылган:
— ясалма интеллект һәм аның көнкүрештә һәм һөнәрдә кулланылышы;
— медиа белән эшләү һәм заманча коммуникацияләр;
— татар халкы тарихы һәм төбәкнең мәдәни мирасы;
— милли бизәкләр ясау һәм кулланма сәнгать.

Моннан тыш, катнашучылар өчен тарихи Каргалы авылына экскурсия, шулай ук Ырынбурның татарлар белән бәйле урыннары буйлап сәяхәт оештырылачак.

Кайчан һәм кайда: Ырынбур, 20-21 июнь.
Кем өчен: актив татар яшьләре һәм мәдәният, тарих һәм яңа белемнәр белән кызыксынучылар өчен.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*