ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар телен һәм мәдәниятен үстергәннәре өчен Рәхмәт хатларына лаек булдылар
Татар телен һәм мәдәниятен үстергәннәре өчен Рәхмәт хатларына лаек булдылар

Татар телен һәм мәдәниятен үстергәннәре өчен Рәхмәт хатларына лаек булдылар

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиле Ильсур Ихсанов иҗади интеллигенция вәкилләре белән очрашып, аларның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, татар теле, мәдәнияте һәм милли гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм популярлаштыруга керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Популяр татар эстрадасын үстерүгә зур өлеш керткән, тыңлаучыларның мәхәббәтен яулаган җырчы Фирүзә Рәфил кызы Насибуллинага; “Роксана” радиосы алып баручысы, милли гореф-гадәтләрне саклауга юнәлдерелгән мәдәни-агарту проектларын оештыручы Айгөл Ильяс кызы Фатхетдиновага; «Роксана» радиосы диджее, татар музыкасын һәм заманча милли мәдәниятне популярлаштыручы Эльмир Өлфәт улы Әхтәрәевкә (Булатов) Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ильсур Фанилович үз чыгышында әлеге вәкилләрнең эшчәнлеге буыннар арасында мөһим күпер булып хезмәт итүен, милләтара татулыкны ныгытуга һәм Татарстан белән Башкортстан арасындагы мәдәни элемтәләрне үстерүгә ярдәм итүен билгеләде. Ул аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа проектлар һәм илһам теләде.

Чыганак: Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы Даими вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*