ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Кәбир Бәкер истәлеген хөрмәтләделәр
Самарада Кәбир Бәкер истәлеген хөрмәтләделәр

Самарада Кәбир Бәкер истәлеген хөрмәтләделәр

2026 ел бөтен дөнья татарлары өчен Габдулла Тукай елы булып тора, быел апрельдә аның тууына 140 ел тулды.

Самараны бөек шагыйрь белән бик аз нәрсә бәйли: билгеле булганча, ул 1912 елда башкорт Кымыз шифаханәсенә барганда биредә бер тапкыр булган. Тукай «Бристоль» кунакханәсендә  тукталган, Казан урамындагы гыйбадәтханә (хәзер Самараның Тарихи мәчете) имамы, «Икътисад» татар икътисадый журналын бастыручы Мөхәммәтфатыйх Мортазин белән очрашкан һәм олаучы тарафыннан алданган. Ул кунакны күрше кварталда гына урнашкан (соңрак ачыкланганча) мәчеткә илткән өчен бер сум алган! Мөгаен, шул алдакчы олаучы аркасында шагыйрь үзенең юл язмаларында безнең шәһәр турында уңай булмаган истәлекләр язып калдыргандыр да инде.

Узган сишәмбе Самара татар җәмәгатьчелегенә Тукайны, ә дөресрәге, аның фикердәше, җәмәгать эшлеклесе, журналист һәм драматург, шагыйрьнең иң якын дус-ларының берсе Кәбир Кәрим улы Бәкеровны (әдәби псевдонимы: Кәбир Бәкер) искә алырга яхшы сәбәп бирде. Аның кабере озак эзләнүләрдән соң Самарадагы татар зиратында табылды.

Моңа кадәр кабердә иске татар телендә гарәп хәрефләре белән язылган язма гына булган һәм, әлбәттә, ул замандашларыбызның күпләренә аңлашылмаган. Самараның танылган тарихчысы һәм журналисты Шамил Галимов, бу язуны укып, кабердә кем җирләнгәнен белә һәм менә өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте инициативасы һәм финанс ярдәме белән хәзер кабер ташы кириллицада язылган мәгълүмат урнаштырылган өстәмә элемент белән җиһазландырылды.

Реконструкцияләнгән кабер ташын ачу «Тарихта безнең эз» исемле зур чара кысаларында узды, анда Самара татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм Казаннан кунаклар – Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла, Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев катнаштылар.

Рабит Батулла күп еллар буена Кәбир Бәкернең иҗатын һәм тормыш юлын өйрәнгән. 80 нче еллар ахырында Рабит әфәнде тырышлыгы белән Бәкеровның нәселдәшләре һәм аның Самараның Юзовский урамында урнашкан татар зиратындагы кабере табылган. Язучының каләме астыннан чыккан һәм Тукай фикердәшенең истәлеген мәң-геләштергән «Яралы бүреләр» романы әлеге күпкырлы эшнең табигый нәтиҗәсе булып тора.

Яңартылган кабер ташын ачу тантанасында Рабит Батулла Самара татарларын Кәбир Бәкеровның катлаулы язмышы белән таныштырды.

«Һичшиксез, ул үз чоры-ның якты, талантлы һәм бераз авантюрист вәкиле булган. Укымышлы, гарәп, фарсы, төрек телләрен белүче, Санкт-Петербургта чыккан «Нур», Казанның «Әл-Ислах», Оренбургның «Вакыт» газеталарында эшләгән.

Бәкеров Тукай белән беренче тапкыр 1907 елда Казанда очрашкан, алар бер-ни-кадәр вакыт бергәләп «Әл-Ислах» газетасында эшләгәннәр. Аннары озак еллар дус булып яшәгәннәр. Габдулла Тукай, Санкт-Петербургка танылган дин белгече һәм фәлсәфәчесе Муса Бигиев янына килгәч, Кәбир Бәкеровка кунакка кермичә калмаган, алар төн буе сөй-ләшеп чыкканнар.

Октябрь инкыйлабыннан соң Бәкеров Кызыл армиядә полк мулласы булып хезмәт итә, Ташкентта «Олуг Төркестан» совет газетасын булдыруда һәм аның эшчәнлегендә катнаша. Ә яңа икътисади сәясәт елларында әдәби эшчәнлеген туктата һәм шактый уңышлы гына зәркән эше (ювелирное дело) белән шөгыльләнә башлый. Хәтта байый һәм Төркестан губернаторыннан ким булмаган йорт та төзи. Дөрес, табышыннан ләззәтләнеп куллана алмый ул. 1926 елда ниндидер махинацияләре өчен кулга алына. Ә 1930 елда тагын да җитдирәк җинаяте өчен үлем җәзасына хөкем ителә, әмма ни рәвешледер моның урынына Соловки төрмәсенә утыртыла. Тугры хатыны Рабига да, ике баласын ияртеп, ире белән бергә җәза үтәргә китә.

Төрмәдән чыккач, 1938 елда Кәбир Бәкеров гаиләсе белән Куйбышевта урнаша. Биредә ул бернинди иҗтимагый яки әдәби эшчәнлек алып бармый. Заводта көч куя, ә 1944 елда вафат була.

Кәбир Бәкер үзеннән соң шактый зур әдәби мирас калдырган  пьесалар, хикәяләр, та-тар театры һәм әдәбияты мәсьәләләренә багышланган берничә публицистик әсәр һәм тәнкыйть мәкаләләре», – дип сөйләде Рабит Батулла.

Язучы сүзләренчә, халыкны Кәбир Бәкеровның иҗаты белән таныштырыр өчен, аның барлык әсәрләрен туплап, аерым китап итеп бастырып чыгару бик яхшы булыр иде.

Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина музейда «Әл-Ислах» редакциясе хезмәткәрләренең фотосурәте саклануы турында әйтте, анда Бәкернең бите ретушьланган. Сәбәбе шунда ки, ул елларда күп кенә фотоларда ышанычсыз кешеләрнең сурәтләре киселә яки ретушьлана торган булган икән.

«Кәбир Бәкеровның тарихын табып, барыбызны да аның язмышы һәм иҗаты белән таныштырганы өчен мин Рабит ага Батуллага бик рәхмәтлемен. Габдулла Тукай үзе-нең фикердәше турында: «Санкт-Петербургка биш ел дәвамында дус булган кешемне сагынып килдем», – дип язган булган. Аннан соң алар Казанда тагын берничә тапкыр очрашканнар.

Татар халкында: «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» дигән мәкаль бар. Шунысы куанычлы ки, хәзер без Кәбир Бәкернең кайда җирләнгәнен һәм аның кабере тәртиптә булуын беләбез», – дип уртаклашты Лена Ивановна.

Чара барышында татар җәмәгатьчелегенең шушы ук зиратта җирләнгән танылган вәкилләре дә искә алынды. Алар арасында – Самарадан Бөтендөнья татар конгрессы җыелышына беренче булып барган делегат, татар җәмәгать эшлеклесе Равил Яһудин, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, «Бердәмлек» газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин, җәмәгать эшлеклесе Идеал Галәветдинов һәм башкалар. Мәрхүмнәрнең рухына дога кылынды.

Аннан соң Казаннан килгән кунакларга Самараның Тарихи мәчетен күрсәттеләр һәм шәһәрнең татар милли-рухи тарихы объектлары буенча экскурсия үткәрделәр. Шуны да искә төшереп узу урынлы булыр – Шамил Галимов инициативасы, Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе Хөкүмәтләре ярдәме белән «Самара төбәге тарихындагы татар исемнәре һәм вакыйгалары» проекты кысаларында шәһәребездә татар эшлеклеләре, мәгърифәт һәм мәдәният белән бәйле берничә мемориаль такта куелды. Мәңгеләштерелгән объ-ектлар арасында – Спорт сарае, аның урынында 1913 елдан 3 нче мәхәллә Җә-мигъ мәчете урнашкан булган; Братья Коростелевы һәм Вилоновский урамнары кисешендәге йорт, монда 1921 – 1929 елларда татар-башкорт педагогия техникумы эшләгән; Ленинградский урамындагы 72 нче йорт, анда Социалис-тик Хезмәт Герое, СССР Дәүләт премияләре лауреаты, күренекле геолог-нефтьче Әх-мәт Мостафинов яшәгән.

Чара Халыклар дуслыгы йортында тәмамланды. Би-редә әлеге учреждениенең ди-ректоры Игорь Буров һәм Самараның татар җәмәгатьчелеге белән очрашу узды. Игорь Викторович Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан милләтара хезмәттәшлекне ныгыту, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү буенча эшчәнлек алып баручы күпсанлы иҗтимагый берләшмәләргә ярдәм итү юнәлешләрендә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

Ә Казаннан килгән хөрмәтле кунаклар тагын бер кат Кәбир Бәкер һәм Габдулла Тукайның иҗатына һәм тормышына кайттылар, чара турында тәэсирләре белән ур-таклаштылар, самаралыларга мәрхүм якташларының истәлеген саклап калулары һәм татар зиратын лаеклы рәвештә карап торулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Данияр Сәйфиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*