ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 250 чакрым араны тоташтыручы видео: Кукмара районы Мөслим кунакларын кабул итте
250 чакрым араны тоташтыручы видео: Кукмара районы Мөслим кунакларын кабул итте

250 чакрым араны тоташтыручы видео: Кукмара районы Мөслим кунакларын кабул итте

Быелның 14 июнендә авылыбызга Мөслим районыннан бер төркем мөслимәләр кунак булып килделәр. Ә барысы да гади генә бер видеодан башланды. Авылдашыбыз Исмәгыйль абый Исрафилов социаль челтәргә чишмәләрне төшереп, видео урнаштырган. Шул видеоны күреп, мөслимлеләрнең безнең авылыбыз белән танышасы килү теләге барлыкка килгән.

Озак та уйлап тормыйча, Илүсә Исламова 17 мөслимәне туплап, Кукмара ягына сәфәргә кузгалалар. Ә бит аралырында иң өлкән ханыма — 85 яшь. Ләкин киез итекләре, табалары белән дан тоткан Кукмарабызны күрәсе килү теләге шулкадәр зур була. Юлда үткәрәсе 250 чакрым ара да киртә булып тормый.

Кукмарада Катифә абыстай төркемне каршы алып, озатып йөри. Һәм менә алар өйлә намазы алдыннан — безнең авылыбызда.

Кунакларны каршы алып, озытып йөрү эше безгә инде таныш. Берничә тапкыр удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон Быдтон», мариларның милли бәйрәме «Семык» бәйрәмнәрендә төркемнәр белән эшләгән бар. Ә бүген горурланып үзебезнең авылыбыз — Аш-Буҗи белән таныштырдык.

Очрашу мизгелләрен көткәндә бер төрле дулкынлану, кайгыру, борчылу кебек хисләр булса да, очрашып-күрешү матур гына мәчет каршында башланды. Шәхси эшмәкәребез — Минефәнис Хәмәтдинов үзләренең гаилә шөгыле, «Флера — әниләр чишмәсе» турында сөйләде.

Очрашуны авылыбызның имамы — Мансур хәзрәт мәчет турындагы чыгышы белән дәвам итте. Алга таба мәчеттә өйлә намазын укып, очрашуны табын артында дәвам иттек. Бер үк вакытта авылыбыз тарихы, бүгенге яшәеше турында мәгълүмат бирдек.

Авылыбыз абыстае Минегөл Хәбриева мәдрәсә торышы, мәдрәсәдә оештырылучы укулар турында сөйләп, тәҗрибә уртаклашты. Сәяхәтебезне авылыбызның чишмәләре буйлап дәвам иттек. Мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә белән таныштырдык. Авылның төзеклегенә, йортларның матурлыгына, мул сулы чишмәләребезгә сокланып, кадерле кунакларыбыз сәяхәтләрен Мәчкәрә авылында дәвам иттеләр.

Менә шулай уйламаганда-көтмәгәндә 250 чакрым араның ераклыгын-якынлыгын уйлап та тормыйча килгән кунакларыбыз белән көтеп алган очрашу мизгелләре артта калды. Ә бу очрашу авылыбыз тарихына кереп калачак. Тарих китабының тагын бер битенә очрашу мизгелләрен теркәп куеп, тарих язуны дәвам итәбез. Кичәге көнебез — тарих. Әлеге көнебез — бүләк. Иртәгәсе көнебез — билгесезлек, сер, табышмак. Шуңа күрә шушы мизгелдә, әлеге көндә яшәвебезгә сөеник!

Гөлчәчәк Сабирҗанова, Аш-Буҗи авылы китапханәчәсе.

Чыганак:kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*