«Татар балалар нәшрияты» башкарма директоры Алсу Низамиева һәм «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Әлифба 2.0» мобиль кушымтасын тәкъдим иттеләр. Ул балаларга татар хәрефләрен үзләштерергә һәм укырга өйрәнергә ярдәм итәчәк.
Проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар теле һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
«Әлифба 2.0» — формаль дәресләрсез татар телен үзләштерергә ярдәм итүче кушымта. Бала аны йөкли һәм уйный башлый. Ул уйнау процессында татарча укырга да өйрәнә. Алдагы хәрефне узмыйча, киләсесенә күчү мөмкин түгел. Һәр яңа хәреф белән яңа төр уеннар ачыла. Шулай ук кушымтада татар әкият геройлары да катнаша, алар төрле тавышлар һәм хәрәкәтләр белән балага мавыктыргыч сәяхәт тәкъдим итәләр. Моннан тыш, кушымта белем бирү белән генә чикләнми. Аңа тәрбияви контент та салынган.
Кушымта мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм беренче сыйныф укучылары өчен билгеләнгән. Аны iOS һәм Android платформаларында йөкләп була. Ул шулай ук интерактив такталарда куллану өчен яраклаштырылган.