12 июнь, җомга көнне, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хасанов Баку шәһәре татар яшьләре белән очрашу үткәрде. Анда 20гә якын яшь кеше катнашты. Очрашу Татарстан Республикасының Әзербайҗан Республикасындагы даими вәкиллегендә узды.
Яшьләрне шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фанисович Шакиров сәламләде.
Очрашу барышында Райнур Хасанов Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, яшьләр белән танышты һәм киләчәктә хезмәттәшлек итү өчен элемтәләр урнаштырды. Ике сәгатьтән артык дәвам иткән очрашудан соң аралашу чәй табыны артында рәсми булмаган форматта дәвам итте.



