Ямьле Юшатыр буенда Куергазы районы Мораптал мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчән артистлары “Печән өмәсе” бәйрәме үткәрде.
Бу чарада Куергазы районы Хакимияте башлыгы Лира Рафаил кызы Терегулова катнашты.
Бәйрәмгә күрше авыллар, Оренбург өлкәсенең иҗади коллективлары килде.
Һәркем үзенең печән чабудагы осталыгын күрсәтте. Өмәдә катнашучылар, киләчәккә зур өметләр белән, нарат үсентеләре утыртты.
Көне буе халкыбызның яраткан җырлары, гармун моңнары яңгырап торды.
Менә шулай, чын күңелдән аралашып, кешеләрнең күңелләре шатлык хисләре белән тулды. Хезмәт бәйрәме матур вакыйга булып истә калды.
Мораптал авылы мәдәният йорты җитәкчесе Венер Ягафарович Хәмитовка күңелле һәм кызыклы чара оештыруы өчен зур рәхмәт!
Чыганак: Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы