Ижау шәһәреннән бер төркем милләттәшләребез узган гасырда татар дөньясының мәгърифәт учагы булган данлыклы Иж-Бубый авылына сәфәр кылды. Сәяхәт программасы бай һәм эчтәлекле иде.
Кунакларны музей хезмәткәрләре җылы каршы алды. Иж-Бубый музееның фәнни белгече Нурия Маннапова авылның данлыклы тарихы, Бубый мәдрәсәсе һәм татар дөньясына яктылык чәчкән бөек мәгърифәтчеләр турында кызыклы мәгълүматлар белән уртаклашты.
Алга таба ижаулылар Иж-Бубый мәчетенә юл тоттылар. Иман йортының рухи мохите һәркемнең күңеленә яктылык һәм тынычлык өстәде. Сәфәрнең иң дулкынландыргыч һәм мөһим өлеше авыл зиратында дәвам итте. Чарада катнашучылар Удмуртия Татар иҗтимагый үзәгенеж беренче Президенты Мәсгуд Гаратуев исән чакта бөек шәхесебез Габдулла Сибгатуллин-Бубыйга куйган истәлек ташын күрделәр. Милләттәшләребез таш каршында тукталып, үткәннәрне яд иттеләр һәм мәрхүмнәрнең рухына багышлап ихлас дога кылдылар.
Әлеге эчтәлекле һәм югары дәрәҗәдә оештырылган сәфәрне Морат Гаратуев башлап йөрде һәм зур көч куеп оештырды. Шулай ук бу игелекле чара тулысынча Морат һәм Шамил Гаратуевларның матди ярдәме нәтиҗәсендә тормышка ашты. Заманнар катлаулы булса да, милләт дип, тарих дип җан атучы, үз акчаларын шундый изге эшләргә сарыф итүче шәхесләребез булу — зур горурлык.
«Гаратуев укулары» клубының әлеге күчмә утырышы катнашучылар күңелендә тирән эз калдырды һәм яңа эшләргә илһам бирде.
_