6 июньдә Краснодарда күптән көтелгән вакыйга — «Краснодар Татар яшьләре» оештырган күңелле һәм якты Чәк-чәк Пати булды.
Бу кичне «Точка Неба» мәйданчыгы төрле яшьтәге кунакларны берләштерде, аларны татар мәдәниятенә, аралашуга һәм яхшы кәефкә мәхәббәт бәйләде. Бәйрәм атмосферасы беренче минутлардан ук хөкем сөрде: кунакларны күңелле сюрприз көтте – искиткеч татар пандасы, тәмле фуршет, дәртләндергеч музыка, мавыктыргыч татар уеннары һәм конкурслары.
Җырчы, алып баручы Азамат Миргалиев кичәнең үзенчәлекле бизәге булды, ул кунакларга уңай хис-кичерешләр, якты чыгышлар һәм кич буе энергия бүләк итте.
Чара дәвамында катнашучылар таныштылар, аралаштылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар һәм яңа дуслар таптылар. Чәк-Чәк Пати кичә генә түгел, ә Краснодарда бердәмлек, гореф-гадәтләр һәм заманча татар мәдәниятенең чын бәйрәменә әверелде.






