Кичә Сарапулның Акшабариха елгасының матур яр буенда кичке Сабантуй узды. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын һәм җәйне каршы алуны билгеләп үтүче бу борынгы татар бәйрәме быел аеруча тирән яңгыраш тапты. Чара Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында узды.
Бәйрәмдә катнашучыларны Сарапул шәһәре Башлыгы Виктор Шестаков сәламләде: «Бүген искиткеч матур, якты, җылы җәйге көн! Без Сарапулда яшәүче татар һәм башкорт халкының гына түгел, ә Сабантуйны яратучы һәм аның чараларында ихлас күңелдән катнашучы күпсанлы шәһәрдәшләребезнең иң яраткан бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтәбез. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!»
Сабантуйның бизәге – спорт ярышлары һәм җыр-бию. Ачык һавада халык рәхәтләнеп татарча биеде, мәйдан моңлы татар җырларына тулды. Сабантуй кунаклары аркан тартышу, таяк тартышу, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, бүләк кисү кебек уеннарда яратып, актив катнашты. Иң кыю шәһәр халкы биек шома баганага менеп, призлы кәрҗинне алырга тырышты. Батыр егетләр исә милли көрәш ярышларында бил алышты. Барлык ярышларда да җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтте.
Бәйрәм чын мәгънәсендә буыннарны берләштерде: монда балалар дә, өлкән буын вәкилләренә дә ъзлщренщ къжел ачу чаралары тапты. Сарапуллылар өчен бу көн төрле халыклар дуслыгы һәм татулыгы көчен исбатлау булды.