ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф / Актаныш укучылары «Сөн буе экспедициясе»ннән кайтты
Актаныш укучылары «Сөн буе экспедициясе»ннән кайтты

Актаныш укучылары «Сөн буе экспедициясе»ннән кайтты

Сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернат укучыларының җәйге ялы фәнни эзләнүләргә бай булды. Бишенче ел рәттән оештырылучы «Сөн буе экспедициясе» кысаларында укучылар туган якның үткәненә тирәнрәк үтеп керү, аның рухи мирасын барлау мөмкинлегенә ия булдылар.

Проектның максаты — туган якны өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм яшь буынга төбәк тарихын, мәдәниятен саклауда катнашу мөмкинлеге бирү. Экспедиция барышында укучылар үз эшчәнлеген берничә юнәлешкә туплады.

Балалар авылларның барлыкка килү тарихы, нәсел-нәсәп шәҗәрәләре һәм төбәк үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр хакында архивларда казындылар. Аларның эзләнүләре нәтиҗәсендә күп кенә билгесез фактлар ачыкланды.

Шулай ук Сөн буе авылларында яшәүче өлкән буын вәкилләре белән очрашып, укучылар халык авыз иҗаты әсәрләрен — бишек җырларын, мөнәҗәтләрне, риваятьләрне яздырып алды. Шулай ук борынгыдан килгән гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштылар.

Укучылар елга, тау, урман һәм басу атамаларының килеп чыгышын ачыкладылар. Аларның күбесе борынгы төрки сүзләргә яки тарихи вакыйгаларга бәйле булып чыкты, бу исә төбәкнең бай тарихын тагын да ачып җибәрде.

Экспедиция барышында тупланган материаллар — аудио-язмалар, фотолар, тарихи документлар — «Сөн буе экспедициясе» материалларын туплаган махсус җыентыкны бастыру өчен нигез булачак. Бу китап Актаныш районы мәктәпләрендә туган якны өйрәнү дәресләрендә кулланма буларак хезмәт итәр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*