ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсе Индрәй бистәсендә Авыл көне үтте
Төмән өлкәсе Индрәй бистәсендә Авыл көне үтте

Төмән өлкәсе Индрәй бистәсендә Авыл көне үтте

Төмән өлкәсе Индрәй бистәсеннән ерак булмаган Түгәрәк күл янында Авыл көне билгеләп үтелде. Быел авылга 251 ел тулды.

Бу бәйрәм авыл халкы өчен якыннары, дуслары белән очрашу, рәхәтләнеп җирле һәм күршеләр башкаруындагы чыгышларны тыңлау, спорт һәм милли уеннарда катнашу мөмкинлеге бирде.

Мәйдан уртасындагы сәхнәдә Төмән округы хакимияте вәкилләре, авыл идарә җитәкчесе урынбасары – Индрәй территориаль бүлеге башлыгы Альберт Алтынгузин бәйрәм белән җылы тәбрикләп, ел буе юбилейларын каршы алган өлкәннәргә, мәгарифтә, укуда, спортта һәм башка өлкәләрдә алдынгыларга бүләкләр тапшырдылар.

Бер чатырда авыл китапханәсе күргәзмәсе булса, икенчесендә музейдагы экспонатлар авыл йорты көнкүрешен тасвирлаганнар иде. Теләүчеләр рәхәтләнеп фоторәсемгә төштеләр.

Әлбәттә, бәйрәмнең иң күркәм вакыйгаларының берсе – милли көрәш булды. Авылда көрәшчеләр күп, теләгән һәркем мәйданга чыгып: бил алыша алды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА, Төмән өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*