Саба районы Төбәк авылында кыз балалар арасында Коръән бәйгесе үтте. Анда районның Төбәк, Олы һәм Кече Кибәче авылларыннан 15 бала катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Бәйгене оештыруны 1880 елларда шушы авылда указлы мулла булып торган Мөхәммәтшәфыйк Әлмөхәммәтов оныкчыгы Лилия Хәсәнова, Төбәк авылы мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Дәүлиев башлап йөрде.
Бәйгегә килгән балаларны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова тәбрикләп, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламен җиткерде, хәерле эшкә кушылуларына рәхмәт белдереп, уңышлар теләде. Илсур хәзрәт Дәүлиев үтемле вәгазь укыды.
Кызлар үзләренең белемен, Изге Китапны укудагы осталыгын күрсәткәч, урыннар билгеләнде. 5-10 яшькәчә балалар арасында беренче урын – Мәдинә Газизовага, икенче урын – Нәргизә Дәүлиевага, өченче урын – Нәргизә Хөснетдиновага бирелде. 11 яшьтән 17 яшькәчә булган балалар арасында беренче урын Гөлинә Хөснетдиновага, икенче урын – Энҗе Шәвәлиевага, өченче урын – Сәйдә Галиәхмәтовага бирелде.
Җиңүчеләргә диплом, истәлекле бүләкләр һәм катнашучыларга тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Коръән сурәләрен сәнгатьле, дөрес, матур мәкам белән укыган 5 яшьлек Сәйдә Дәүлиева авылдашлары галим-журналист, «Болгар радиосы» мөхәррире Люция Шәрәфиеваның махсус бүләгенә лаек булды. Шушы авыл килене Резеда Фәрхуллина үз куллары белән эшләгән милли түбәтәйләрне җиңүгә омтылыш өчен Мәдинә Сираҗиевага, беренче урынны алган Гөлинә Хөснетдиновага тапшырды.