ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Конгресс яналыклар / “Татар кызы-2026” Халыкара бәйгесе финалистлары Бөтендөнья татар конгрессында
“Татар кызы-2026” Халыкара бәйгесе финалистлары Бөтендөнья татар конгрессында

“Татар кызы-2026” Халыкара бәйгесе финалистлары Бөтендөнья татар конгрессында

Бу көннәрдә Казанда “Татар кызы-2026” Халыкара бәйгесенең финалы уза. Бәйге кысаларында катнашучылар Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчесе, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәис кызы Идрисова белән очрашты.
Әлеге очрашу татар традицияләрен саклап калу һәм популярлаштыруга юнәлтелгән мәдәни программаның төп чараларының берсе булды. Очрашу кысаларында катнашучылар татар мәдәниятенең мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, татар халкы тормышында үзәк урын тоткан гаилә традицияләренә аерым игътибар бирделәр.Алга таба кызлар Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла белән очраштылар. Ул, үз чиратында, кызларга сәхнә теле буенча мастер-класс уздырды. Шулай ук көн программасында хореография һәм вокал дәресләре дә булачак. Черек күл паркында рефлексия буенча мастер-класс та планлаштырылган. Кызларга алга таба уңышлар телибез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*