Казанда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 30 еллыгына багышланган халыкара фәнни конференция ачылды. Анда Россиядән һәм чит илләрдән — Үзбәкстан, Казахстан, Төркия һәм Мисырдан 130дан артык галим җыелды.
Конференциянең пленар утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шайхразыевтан котлау хатын җиткерде.
Институт хезмәткәрләренә мөрәҗәгатьтә бүген Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты — ул үткәннәр белән киләчәк арасындагы күпер, биредә тарихи традицияләр саклана һәм заманча фәнни алымнар формалаша, дип билгеләп үтелгән иде.
«Өч дистә ел дәвамында Институт зур һәм лаеклы юл үтеп, татар халкының, Татарстан Республикасының, төрле төбәкләрдә яшәүче Европа халыклары дәүләтчелеге тарихын өйрәнү буенча иң абруйлы үзәкләрнең берсе булып тора. Институт татар халкының тарихи хәтерен саклау, милләтебезнең үткәне турында фәнни нигезләнгән хезмәтләр әзерләү, яшь галимнәр тәрбияләү һәм тарихи мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә бәяләп бетергесез эш башкара.
Бөек мәгърифәтче, тарихчы һәм фикер иясе Шиһабетдин Мәрҗани исемен йөртүче институт үзенең эшчәнлеге белән аның фәнгә, мәгърифәткә һәм милләткә хезмәт итү традицияләрен лаеклы дәвам итә. Бөтендөнья татар конгрессы өчен сезнең белән хезмәттәшлек аеруча кадерле!» – диелгән иде котлауда.
Шулай ук сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Институтны «Татарстанның гуманитар киңлегенең төп үзәге» дип атады. Ул нәкъ менә моннан татар тарихы буенча фундаменталь хезмәтләр чыкканын искәртте. Алар арасында Татарстанның Дәүләт премиясенә лаек булган татар тарихы буенча җиде томлык да бар.
Институт директоры Радик Салихов буыннарның дәвамчанлыгы турында сөйләде. Ул хезмәткәрләрнең бөек татар фикер ияләре — Шиһабетдин Мәрҗани, Риза Фәхретдин, Һади Атласи һәм башкаларның эшен дәвам итүләрен билгеләп үтте. Аеруча совет чоры хезмәткәрләренең эшенә игътибар бирелде. Алар хәзерге заман тарихи фикерләвенә нигез салган кешеләр.
Юбилей — тарихны барлау һәм киләчәккә вектор билгеләү өчен бер сәбәп кенә. Тарих институты бүген Татарстан Республикасының бердәм фәнни картасын формалаштыруны һәм дөньякүләм тарихи фәнгә үз өлешен кертүне дәвам итә.