Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын мөнбәр» кинофестиваленә үткән фильмнар игълан ителде
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленә үткән фильмнар игълан ителде

«Алтын мөнбәр» кинофестиваленә үткән фильмнар игълан ителде

XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең оештыру комитеты конкурс программасын формалаштырган. Шорт-листка 54 фильм кертелгән. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Фестиваль 4-8 сентябрьдә Казанда узачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быел кинофестивальдә катнашу өчен гаризаларны дөньяның 66 иленнән кинематографчылар җибәргән. Барлыгы төрле жанрдагы 1 030 кинокартина тәкъдим ителгән – тулы метражлы һәм анимацион кинодан алып вертикаль форматта төшерелгән фильмнарга кадәр.

Фестиваль тарихында беренче тапкыр Венесуэла, Бруней һәм Тогодан килгән эшләр дә бар.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*