Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында Сабантуй узды
Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында Сабантуй узды

Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында Сабантуй узды

Чиләбе өлкәсенең Нязепетровск округы Арыслан авылында Сабантуй узды. Өфө елгасы буендагы калкулыклар һәм кыялар белән уратып алынган алан татар мәдәниятен яратучыларны җыйды.

Бәйрәм Россия флагын күтәрүдән башланды. Сәламләү сүзләре белән Анатолий Устинкин, Дмитрий Николаев (округ башлыгы Сергей Кравцов исеменнән), Закон чыгару җыены депутаты, татар конгрессы рәисе Лена Колесникова һәм губернаторның иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Любовь Тютикова чыгыш ясады. Любовь Тютикова төп оештыручыларга – Мөхәммәтовлар гаиләсенә рәхмәт хатлары тапшырды

Кунакларны “Арыслан авылы” дип язылган сөлгеләр белән каршы алдылар, тамбур чигүе белән эшләнгән күргәзмәләр эшләде, Аракай осталары һәм җирле һөнәрчеләр үз эшләрен күрсәттеләр. Авыл ветераннар советы рәисе Наилә Әхмәдуллина теләүчеләрне чәкчәк пешерергә өйрәтте.

Спорт ярышлары бик күңелле булды: көрәштә барлык призлы урыннарны да Башкортстаннан килгән кунаклар (Эрик Бикиуллин, Вадим Рәхимов, Фидан Каюпов) яулады. Гер күтәрүдә Егор Соколкин җиңде, волейболда – Арыслан командасы беренче булды. Шулай ук  капчык киеп йөгерү, йомырка кабып йөгерү һәм әтәч тоту да оештырылды.

«Россия – бөек ил» концерт программасы Свердловск өлкәсеннән һәм күрше авыллардан артистларны берләштерде: татар, үзбәк, чуаш, кырым-татар һәм Һинд биюләре, җырлары яңгырады.

Барлык кунакларны да пылау, аш, шашлык һәм самавыр чәе белән сыйладылар. Балалар өчен батутлар, электромобильләр һәм уеннар оештырылды. Бәйрәм күңелле шау-шу, тәмле сыйлар һәм гаилә җылысы белән тулы иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*