Кичә Ижау шәһәрендә бер төркем милләттәшләребез, балалар белән бергәләп, борынгыдан килгән күркәм йоланы – Сабантуйга бүләк җыюны оештырды. Әлеге матур традиция Ижауда быел унынчы ел рәттән үткәрелгән. Ун ел элек онытылган йоланы кабаттан яңартып җибәргәннәр.
Бүләк җыючылар төркеме ике урам гына әйләнсәләр дә, бүләкләр мулдан җыелган. Кайбер гаиләләр урам әйләнүчеләрне көтеп торган, аеруча хөрмәт белән каршы алган. Фәйрүзә апа белән Феликс абый Мансуровлар барлык кунакларны да тәмле коймак белән сыйлап, бәйрәм рухын тагын да арттырганнар.
Быел Ижауда Сабантуй 29 июньдә үтәчәк. Ул елдагыча шәһәр ипподромында узачак.