Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанның «Салават Күпере» торак комплексында Сабантуйга бүләк җыйдылар
Казанның «Салават Күпере» торак комплексында Сабантуйга бүләк җыйдылар

Казанның «Салават Күпере» торак комплексында Сабантуйга бүләк җыйдылар

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында Сабантуй бәйрәменә бүләк җыйдылар. Бу йоланың тамырлары үткәнгә барып тоташа. Бәйрәм алдыннан авыллар буйлап егетләр-кызлар Сабан туе җиңүчеләре өчен бүләкләр җыеп, җырлап-биеп йөргәнннәр. Әлеге йола хәзер шәһәрләрдә дә яңартыла.

Казанның «Залесный» мәдәният үзәге артистлары һәр җирле халык бергәләшеп «Салават Күпере» торак комплексы буенча Сабантуйга бүләк җыйдылар. Халык бүләк җыючыларны җылы каршы алды. Сабантуй батырларына дип сөлгеләр, яулыклар һәм башка бүләкләр тапшырылды. Һәр бүләк теләкләр әйтеп кабул ителде, чара җыр-биюгә үрелеп барды.

Әлеге бүләкләр иртәгә 20 июньдә Аккош күлендә узачак Сабантуйда батырларга тапшырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*