Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Акыл фабрикасы»: Бөтендөнья татар яшьләре форумы Уфа яшьләре белән очрашты
«Акыл фабрикасы»: Бөтендөнья татар яшьләре форумы Уфа яшьләре белән очрашты

«Акыл фабрикасы»: Бөтендөнья татар яшьләре форумы Уфа яшьләре белән очрашты

Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» белем бирү проекты дәвам итә. 14 июнь көнне чираттагы чара Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге базасында оештырылды.

Программа Бөтендөнья татар яшьләре форумы проектларының презентациясе белән ачылып китте. Яшьләрне форумның гамәлдәге проектлары, аларның максатлары һәм киләчәк планнары белән таныштырдылар.

Алга таба Бөтендөнья татар яшьләре форумының матбугат сәркатибе Айзилә Абдрахманова блогерлар һәм СМИ белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Нияз Гатаулла «English is Tough Stuff» яки чит телләр өйрәнү остаханәсе белән чыгыш ясады. Ул инглиз телен гади һәм кызыклы итеп өйрәнү юллары турында сөйләде, үзенең тормышыннан мисаллар китерде.

Шәхси бренд булдыру бүгенге көндә иң мөһим нәрсәләрнең берсе булып тора. «YURT» брендына нигез салучы Геннадий Газизов үзеңне дөрес тәкъдим итү турында сөйләп китте. Үз эшеңне ничек башлап җибәрергә, нинди авырлыклар туарга мөмкин – әлеге лекция барышында барлык сорауларга җавап таптык.

Көннең икенче яртысында форумның проектлар кураторы Ләйсән Фәхриева җитәкчелегендә проектлар лабораториясе узды. Яшьләр фикеренчә, аларның җирлекләрендә нинди проектлар җитми, аларны ничек тормышка ашырырга, ми давылы оештырып, яңа проектларның скелетын төзедек.

Алга таба музыкант, мультиинструменталист Ильяс Фәрхуллин төрки музыка уен коралларына багышланган лекция-остаханә үткәрде.

Кичке якта Агыйдел яр буендагы амфитеатрда гитарник оештырылды. Татар теле, мәдәнияте һәм заманча белемнәрне берләштергән бу чара Уфаның иҗтимагый тормышында истәлекле вакыйга булып калды.

Чыганак: Бөтендөнья татар яшьләре форумы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*