Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Җырлы сишәмбе» проекты башлана
Казанда «Җырлы сишәмбе» проекты башлана

Казанда «Җырлы сишәмбе» проекты башлана

Казанлыларны пәнҗешәмбе саен «Хәрәкәттә – бәрәкәт» остаханәләрендә биетүче Казан Мэриясе яңа проектын җырга багышлый. Ул «Җырлы сишәмбе» дип аталачак һәм һәр сишәмбе кичендә барлык теләүчеләргә халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын бергәләп гитара астына җырлау мөмкинлеге бирәчәк.

Беренче чара 23 июньдә, 18:30да ТР Милли китапханәсе янындагы амфитеатрда, Казансу буенда үтәчәк. Биредә төрле чорга караган «Казан кичләре», «Бөрлегән», «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Уфтанма», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Онытмаган» һәм тагын бик күп башка моңлы һәм дәртле татар җырларын күмәкләшеп җырлау мөмкинлеге булачак.

Кич дәвамында проектның кураторы, күпләргә таныш булган видеоблогер, телләр белгече, музыкант Булат Шәйми гитарада чиртәчәк.

Җыр сүзләре килгән һәркемгә таратылачак. Амфитеатрда утырып җырлау өчен урын җитәрлек, теләгән кеше җәймәләр белән килә ала,  дип хәбәр итә Казан мэриясе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*