Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Иртәгә Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак
Иртәгә Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак

Иртәгә Чиләбе өлкәсендә Муса Җәлилгә һәйкәл ачылачак

Иртәгә Чиләбе өлкәсенең Кунашак авылында танылган шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасы үтәчәк.

Бу тарихи вакыйга Кунашак муниципаль округы, Чиләбе өлкәсе халкы һәм кунаклары өчен генә түгел, ә бөтен татар халкы өчен дә бик мөһим. Елдан-ел, көннән-көн без Муса Җәлилнең батырлыгы турында истәлекне саклауның никадәр әһәмиятле булуы, аның әсәрләрен уку һәм шигырь юлларын хәтердә саклау турында сөйлибез. “Дуслар, бу бик мөһим вакыйга. Анда катнашу шагыйрьнең истәлеген яңарту өчен уникаль мөмкинлек! Килегез!” – дип хәбәр итә оештыручылар.

Һәйкәл ачылышы 23 июньдә иртәнге сәгать 10:00дә, Кунашак урта мәктәбе территориясендә (Кунашак авылы, Чиләбе урамы, 3 нче йорт) үтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*