Биектау районының Дөбьяз төбәгенә язучы-прозаик, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр инициативасы белән тарихи сәфәр оештырылды. Тарихчылар һәм язучылар Алан Бәксәр һәм Олы Битаман авылларындагы тарихи урыннарда, зиратта булдылар, шулай ук Ашыт һәм Илләт елгалары буенда урнашкан Апанаевлар утарының нигезләрен карадылар.
Митрополит Вениаминны караган мөселман кызы
Сәфәр Алан Бәксәр авылында урнашкан митрополит Вениамин Казанский һәм Свияжский (1750-1783 елларда идарә иткән, 1785 елда вафат була – иск. «Татар-информ») гыйбадәтханәсе урынын караудан башланып китте. XVIII гасырда бу урын Казан арты мөселманнарын, шулай ук мари һәм чуаш халыкларын укыту һәм христианлаштыру үзәге булып торган.
Зиннур Хөснияр биредә кызыклы бер тарихи фактны җиткерде.
«Митрополит 1785 елда авырып вафат була. Вафат булыр алдыннан аны берникадәр вакыт Бикнарат авылында яшәүче Нурбану исемле мөселман кызы карап тора. «Митрополитның авызына су салып карарга рус кызлары беткәнмени инде?» дигән сорау туа. Аның керәшен булгандыр дигән версия дә каралды, әмма ул чорда Бикнарат авылында нибары бер генә керәшен гаиләсе яшәгән. Әлеге кызның исеме исә ул гаилә белән бәйле булмый. Димәк, ул керәшен түгел, ә нәкъ менә мөселман кызы булган», – дип сөйләде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина сүзләренчә, гыйбадәтханә янында элек зират та урнашкан булган. Хәзерге вакытта әлеге урында буш аланлык кына калган. «Халык бу урында берни төземи дә, салмый да. Иске зират урыны кебек саклана», — диде ул.
Татар дөньясындагы иң борынгы ташларның берсе
Аннары катнашучылар Олы Битаман авылы зиратында урнашкан, Алтын Урда чорына караган, 1310 ел белән даталанучы борынгы татар кабер ташын карадылар.
Тарихчы-галим Айдар Гайнетдин бу кабер ташының татар дөньясындагы икенче иң борынгы таш булуын искәртеп узды. «Бөтен татар дөньясында табылган иң борынгы таш Биектау районының Урыс Урматы авылында урнашкан, ул 1281 елгы. Аннан да борынгырак таш Болгарда да, Биләрдә дә юк. Ә менә икенче урында – биредәге 1310 елгы таш тора», – ди ул.
Ул аның тел үзенчәлекләренә дә игътибар итте. «Безнең элеккеге тел тарихында «з-тел» һәм «р-тел» агымнары бар. Бу таш «р-телдә» язылган. Мәсәлән, анда «йөз» яки «тугыз» дип әйтмәгәннәр, ә «җөр» яки «тугыр» дигәннәр. Болгарлар нәкъ менә шул телдә сөйләшкән, ә Алтын Урда яулап алганнан соң ул «з-телгә» үзгәргән», – дип аңлатты галим.
Шулай ук тарих фәннәре докторы Фирдәвес Гарипова һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнар каберләрендә Татарстан Диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар Шурасы рәисе Айрат хәзрәт Сабыр Коръән укыды.
«Апанаевлар кебек шәхесләр булмаса, татар бүгенге дәрәҗәсенә ирешмәс иде»
Тагын бер мөһим тукталыш ноктасы булып Ашыт белән Илләт елгалары кушылган урында урнашкан данлыклы Апанаевлар утары тора. Бүген нигезләре генә сакланган әлеге урын XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында татар зыялыларының яраткан очрашу урыны булган. Биредә Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиев, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан Баруди, Гаяз Исхакый, Һади Атласи кебек күренекле шәхесләрнең булганы билгеле.
«Габдулла Апанаевлар инкыйлабка кадәр Ашыт белән Илләт елгалары кушылган җирдә бик еш булганнар, чөнки моннан Казанга бары тик 25 чакрым гына. Соңрак әлеге утарны үз кулына бик бай сәүдәгәр Бәдретдин Апанаев ала. Алар икесе дә – Габделкәрим Апанаевның уллары. Без үскәндә үк бу җирләрне «алпавыт Апанаев җирләре» дип атап йөри идек, ләкин аларның кем икәнен белмәдек. Мин очраклы рәвештә туган авылым Олы Бикнарат зиратында 3 ел элек аларның кабер ташларына юлыктым. Тикшертеп, Габдулла Апанаевларның нәсел ташлары икәнен белгәч, шаккаттым», – дип сөйләде әлеге тарихи урынның ничек ачыклануы турында Зиннур Хөснияр.
Аның сүзләренчә, 1980 елларда язучы Мөхәммәт Мәһдиев аңа Бәдретдин Апанаевның авылдашы булуын әйткән һәм бу хакта «Казан утлары» журналында язып та чыккан, ләкин ул чакта мәгълүмат бик аз булган. Соңгы елларда гына татар тарихчылары Тәэмина Биктимирова, Радик Салихов, Лилия Габдрафикованың хезмәтләрен өйрәнү нәтиҗәсендә бу ачыкланган.
«Ул шәхесләр – XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татарга мәгърифәт биргән, татарны татар иткән, моның өчен үз акчаларын кызганмаган бөек кешеләр. Габдулла Апанаев «Нурулла» мәчетенең имамы була һәм шундагы мәдрәсәдә яңа ысул белән укыта башлый. Мәдрәсәгә шәкертләр сыймагач, бүгенге Татарстан урамындагы үз йортында мәдрәсә ача. Ул мәдрәсәне Гаяз Исхакый, Нәҗиб Думави тәмамлый. Кызганыч, шундый шәхесләрнең күбесен бүген татарлар белми. Безнең тарихчыларыбыз: «Әгәрдә ул заманда болар булмаган булса, татар бүгенге дәрәҗәсенә ирешмәс иде», – ди», – дип ассызыклады язучы.
Чыганак: tatar-inform.tatar