Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә сәфәре барышында Өлкә Сабан туенда катнашачак
Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә сәфәре барышында Өлкә Сабан туенда катнашачак

Васил Шәйхразыев Самара өлкәсенә сәфәре барышында Өлкә Сабан туенда катнашачак

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Самара өлкәсенә юл тотты. Сәфәр кысаларында Милли Шура рәисе традицион рәвештә үткәрелә торган һәм өлкәдәге татарларның иң зур очрашу мәйданы булып торган Өлкә Сабантуенда катнашачак.

Чара 20 июньдә Самараның Ю.А.Гагарин исемендәге мәдәни һәм ял паркында уза.

Васил Шәйхразыев милли бәйрәм кунакларын Татарстан җитәкчелеге исеменнән котлаячак. Шулай ук аның урындагы татар милли-мәдәни оешмалары вәкилләре белән очрашуы көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*