Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Пенза өлкәсендәге САБАНТУЙДА РОССИЯНЕҢ ГАСТРОНОМИЯ РЕКОРДЫН КУЯЧАКЛАР
Пенза өлкәсендәге САБАНТУЙДА РОССИЯНЕҢ ГАСТРОНОМИЯ РЕКОРДЫН КУЯЧАКЛАР

Пенза өлкәсендәге САБАНТУЙДА РОССИЯНЕҢ ГАСТРОНОМИЯ РЕКОРДЫН КУЯЧАКЛАР

2026 елның 27 июнендә Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе — бәйрәм булачак, ул мәдәният һәм спорт дөньясында матур вакыйга гына түгел, ә илебез гастрономиясе тарихында яңа бит тә булачак!

Чараны оештыручылар һәм партнерлар меңләгән кунаклар өчен зур сюрприз әзерлиләр:

Кузнецк районында Россиянең яңа гастрономия рекорды куелачак, ул «Россия рекордларының гастрономия китабына»керәчәк.

Бу данлы традициянең дәвамы:
Пермь краенда узган XIV Бөтенроссия авыл Сабантуенда шеф-поварлар гомуми авырлыгы 857 килограммнан артык булган 3414 порция «татарча Азу» ризыгы әзерләгәннәр, бу ил рекорды булды.

Ә Пенза Сабантуенда 1000 кг милли ризык әзерләргә ниятлиләр. Күз алдына китерәсезме, бәйрәм кунакларының күпмесе “татарча Азу”дан авыз итәчәк?!

Исегезгә төшерәбез, дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә, шул исәптән Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук биредә традицион көрәш, ат чабышлары һәм халык күңел ачулары җирле кулинария традицияләрен генә түгел, бөтен Россияне данлаячак, яңа рекорд өчен идеаль атмосфера тудырачак!

Чыганак: Пенза өлкәсенең татар автономиясе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*