Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ижауның татар гимназиясе төзекләндерелә
Ижауның татар гимназиясе төзекләндерелә

Ижауның татар гимназиясе төзекләндерелә

Ижауның татар гимназиясендә капиталь төзекләндерү бара. Шуңа күрә Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиянең якынча 650 укучысы яңа уку елын күршедәге 55 һәм 20 нче мәктәпләрдә үткәрәчәк.

Уку йортында барысын да – идәннән алып түшәмгә кадәр яңарталар. Бигрәк тә түбә алыштыру, спорт залын һәм баскычларны рәтләү буенча зур эш башкарыла.

Кичә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Удмуртия төбәк бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Олег Гарин гимназиядә эш барышын карап кайтты. Ул милли проектлар кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонтларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы.

Олег Гарин төзүчеләр белән сөйләште, эшләнгән һәм эшләнәсе бурычларны барлады һәм корылманы вакытында гамәлгә тапшыру өчен эшче көчләрне арттырырга кушты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*