ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Сәләт» татар театр студиясе премьера чыгарды
Мәскәүдә «Сәләт» татар театр студиясе премьера чыгарды

Мәскәүдә «Сәләт» татар театр студиясе премьера чыгарды

Мәскәүдә эшләп килүче «Сәләт» үзешчән театр студиясе «Ир үз бәясенә» пьесасы буенча премьера күрсәтте.

Ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә кризислары һәм үзара конфликтларның сәбәпләрен ачып бирә торган әлеге куелышта бик мөһим фәлсәфи сорау күтәрелгән иде: «Бәхет нинди ул?». Спектакль барышында әлеге сорауга җавап эзләнде.

Мәскәүдә яшәүче Казан, Нижгар, Өфе татарларыннан оешкан «Сәләт» татар халык театры Татар милли-мәдәни үзәгендә эшләп килә.  Студиянең җитәкчесе – актриса, режиссер Илсөяр Хөсәенова. Моңа кадәр «Сәләт» татар халык театры артистлары Туфан Миңнуллинның “Саташу”, Рөстәм Галиуллинның “Көзге кайтаваз” пьесаларын сәхнәләштерелгән иде. Студиянең барлык спектакльләре татар телендә бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*