Төмән татар мәдәният үзәгенең «Туган тел» түгәрәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев соңгы яңалыклары белән уртаклашты.
Ел дәвамында тырышлык һәм энтузиазм белән эшләүче «Туган тел» түгәрәге үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен чыгарды. Түгәрәк җитәкчесе Рафаэль Гадиев әти-әниләр өчен махсус «Дәрес-концерт» оештырганнарын хәбәр итте. Бу чара балаларның ел буена алган белемнәренең бер төрле отчеты булып торды.
Бу уку елында түгәрәк әгъзалары күп төрле чараларда актив катнашты. Ике әниләр бәйрәме, Яңа ел кичәсе, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилнең юбилейлары зур дәрәҗәдә үткәрелде. Моннан тыш, балалар «Таң йолдызы» һәм «Радуга» кебек абруйлы балалар конкурсларында да үз көчләрен сынадылар.
Алда өлкә һәм шәһәр Сабантуйларында да катнашу көтелә, дип сөйләде Рафаэль Галимҗан улы.
«Саулык булса, бар да була, – диде ул. – Икенче елларда да, иншә Аллаһ, тырышырбыз. Балаларның, әти-әниләрнең теләкләре бик көчле. Яңалык итеп, татар теле кабинетына интерактив такта куйдылар. Хәзер бары тик дәреслекләр генә кирәк!» – дип өстәде түгәрәк җитәкчесе.
«Туган тел» түгәрәге үз эшен дәвам итәчәк һәм яңа уңышларга ирешергә ышаныч белдерә. Рафаэль Гадиев барлык хезмәттәшләренә, балаларга һәм ата-аналарга рәхмәтен җиткерде.
Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите