Барлык халык көтеп алган милли бәйрәмебез алдыннан Нөнәгәр авылында үзенчәлекле очрашу булып узды. Заманында Сабантуйларда мәйдан тоткан, төрле район, республика ярышларында призлы урыннар яулаган ветеран татар көрәше батырлары урта мәктәп спорт залында авылның түгәрәктә шөгыльләнгән яшь көрәшчеләре белән очрашуга килде. Бихисап батырлар тәрбияләгән бу җирлек татар көрәшенә яңа сулыш өреп, кече яшьтән батырларны барлау, алар белән максатчан эш оештырып, элеккеге традицияләрне яңадан кайтаруга җиң сызганып кереште, дип әйтергә була. Шушы авыл егете, табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе, Балтач якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров инициативасы белән оештырылган бу очрашуга район башлыгы Рамил Нотфуллин, шушы авылда туган, атаклы көрәшче, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, район татарча көрәш федерациясе рәисе Фәнис Шәрипов һәм башка кунаклар да килгән иде.
Районыбызда үтә торган барлык татарча көрәш бәйгеләрендә катнашучы, үз исеменнән төрле номинацияләрдә акчалата бүләкләр белән яшь батырларны сөендерүче Фагыйль Гафиулла улы очрашу алдыннан үзенең яшьлек хатирәләре белән уртак-лашты:
– Үзем көрәшмәсәм дә, балачактан татарча көрәшне яраттым. Әти атаклы тимерче, Нөнәгәрдә 17 ел батыр калган кеше. Күзенә тимер кереп, начар күрә башлагач, мине кечкенәдән Сабантуйларда үзеннән калдырмады. Мин аңа кемнәр көрәшкәннәрен, кем күтәргән, кем-кемне аркасына салганын, барысын әйтеп барырга тиеш идем һәм шулай эшләдем дә. Менә шуннан көрәшне ярата башладым һәм әле дә яратам. Хәтердә калган көрәш мизгелләре күп инде, мәсәлән, Абдуллин Рашит абый ике тапкыр батыр калды, берничә тапкыр Хәбибелхак абый батыр калганы истә. Сабантуйларда Тәбрис абый Фәрзетдинов, Чутайдан Әнвәрбик абый бик матур көрәшеп батыр калалар иде. Чутайдан бертуган Сәләхиевлар берничә ел бәйгене тоттылар. Юнысов Фатыйх абыйның, әле өйләнгәнче, Нөнәгәр Сабантуенда беренче батыр булганы күз алдында. Хәтерем ялгышмаса, 1970 елда Нөнәгәр авыл Сабан туена Васыйл абый Гарифуллин килде. Акманнан төшкән Васыйл абый белән баш батыр калыр өчен хәйран тартыштылар. Безнең Васыйл абый өстен чыкты. Васыйл абый Гарифуллин бераз үпкәләп тә китте бугай, икенче елны Сабантуйга үзе белән, 10 сыйныфны тәмамлаган укучысы Фидаил Шакировны алып килде. Фидаил Шакиров барлык көндәшләрен озак тотмый чистага салып, баш батыр булып калды. Күп еллар үткәч кенә белдем, Фидаил Шакировның тамырлары безнең Нөнәгәр авылыннан икән бит. Олы абыйлары – Дамир абый гаиләләре белән күчеп киткәнче безнең авылда туган, әниләре нәкъ менә безнең авылдан. Шул вакытларда Акманнан төшкән Васыйл абый авыл егетләренә күнегүләр үткәрә башлады. Нәтиҗәсе озак көттермәде, ул елларда авылдан бер дигән биш көрәшче егетебез чыкты. Нурулла Вилданов, Фәнил Шакиров, Раил Гайнетдинов, Рифат Галиуллин, Расыйх Кәлимуллин кебек егетләребез бездә генә түгел, күптапкырлар тирә-як авыл Сабантуе батырлары булып калдылар. Ул елларның хатирәләре күңелдә саклана, көрәш бәйгеләрендә, Сабантуйларда алар яңадан яңара. Авылыбызның данлыклы көрәшчеләре булды, бар һәм булачак, дигән өметтә яшим.
Фаяз Шакиров – көрәшче Фәнил Шакировның улы, үзе дә татарча көрәш буенча күп бәйгеләр җиңүчесе:
– 1996 елда Чепьядан Нөнәгәр мәктәбенә кайттым. Анда бер-ике ел әти кул астында татарча көрәш белән шөгыльләндем, монда укый башлагач, унбишләп егет тренер Илфат абый Нургалиев түгәрәгенә йөри башладык. Арабыздан район ярышлары, респуб-лика күләмендәге бәйге призерлары чыкты. Үзем дә яшүсмерләр арасында районда абсолют батыр булып калган булды, төрле ярышларда җиңүләр яуланды. Район башлыгы призына ярышларда призлы урыннарга лаек булдым. Яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча 2001 елда Алабуга шәһәрендә узган Татарстан беренчелегендә икенче, шулай ук 2002 елда Казанда узган
Россия беренчелегендә икенче урын алдым. Соңгысында, өченче урынны минем классташым, Нөнәгәрдән Разыйл Кәбиров яулады. Ул елларда Малмыж, Комбашы, Иске Йөрек, Яңа Смәел һәм шушы тирә-як авылларда уздырыла торган Сабантуйларында күп очракта нөнәгәрлеләр батыр яисә призерлар булып калалар иде.
Нөнәгәр төбәгенең эчә торган суы, сулый торган һавасы, гомумән табигате, нәҡъ менә батырлар тәрбияләү өчен туры киләдер, дип уйлыйм. Бары тик егетләребез белән тиешенчә шөгыльләнүләр генә кирәктер. Мәсәлән, Кунырдан тренер булып Ленар абый Саттаров бездә ике ел эшләп алды. Шул вакытта безнең авылдан биш егет районда беренче урыннарны яулады, Татарстан беренчелегендә призерлар булды. Фидәил Зарипов, Рәдис Сәмигуллин кебек көрәшчеләребез егетләрне көрәш серләренә өйрәтте. Бүген яшь көрәшчебез Ислам Бурашов белән горурланабыз. Максатчан, чын күңелдән көрәшкә бирелгән бу егетебезнең уңышларына куанабыз. Быел уздырылган иң дәрәҗәле – герой-шагыйрь Муса Җәлил турнирында ул өченче урынны яулады. Улым Азамат та үзен Нөнәгәрнеке, дип саный, шулай ук көрәш белән шөгыльләнә. Татарча көрәштә, билбау көрәшендә республикада икенче урыннары бар, классик көрәш буенча Россия беренчелегендә шулай ук икенче урынны яулады. Татарча көрәштә бай тарихы, традицияләре булган җирлегебездә көрәш серләренә өйрәтү булмагач, бу күңелне тырмап тора иде, ниһаять, бу ел башыннан күнегүләр үткәрелә башлады. «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы рәисе, үзе дә заманында бәйге тоткан Фердинанд Нургаян улы тырышлыгы белән хезмәт хакы түләп тренер куелды. Заманында безне көрәшергә өйрәткән, хуҗалыкта шофер булып эшләүче Илфат абый Нургалиев сүзне тыңлап егетләрне җыйды, 12-15 егет бик теләп бергә шөгыльләнәләр, аларны инде без төрле ярышларда, Сабантуйларда җиңүчеләр сафында күрербез, дип өметләнәбез. Бүгенге очрашу яшь көрәшчеләргә дә, бәйге ветераннары өчен дә истәлекле булыр, дип уйлыйм, яшьләр спортның бу төренә нинди игътибар бирелүен аңлап китсәләр, олылар исә, аларны истә тоталар, онытмыйлар икәнлегенә инансыннар иде.
Яшь көрәшчеләрнең күнегүләрен карагач, ветераннар, килгән кунаклар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу җирлекнең матур башлангычлары булуын әйтеп узды. Татарча көрәш, ат чабышлары элек-электән Сабантуйлар бизәге булган һәм бу әле дә шулай. Татарлыгыбызны саклыйбыз, дип әйтәбез икән, без көрәшне дә сакларга тиешбез. Ул, данлыклы көрәшчеләр һавадан барлыкка килми, аның өчен көндәлек хезмәт куярга кирәклеген ассызыклады.
Нөнәгәр авылында туган, дөнья чемпионы, бихисап Россия һәм Татарстан бәйгеләрен откан Айдар Хәйретдинов бүгенге очрашуны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Яшь көрәшчеләргә мөрәҗәгать итеп ул, көрәшкән егет тормышта төшеп калмый, ул максатка ирешә белә, аның дуслары да күп була, авырлыкларны җиңәргә дә өйрәнә, дип белдерде.
Бүгенге яшь көрәшчеләргә бирелгән игътибарны бәяләп, район көрәш федерациясе җитәкчесе Фәнис Шәрипов, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Илһам Закиров һәм башка чыгыш ясаучылар бу башлангычның кирәклегенә һәм вакытлы булуына басым ясап, дәвамлы булсын иде, дигән теләкләрен белдерделәр. Бу җирлектә район күләмендә татарча көрәш турниры оештыру да милли көрәшебезне пропагандалауга бер адым булыр, дип тәкъдим кертелде.
Очрашу ахырында яшь көрәшчеләргә бәйгеләрдә чыгыш ясар өчен киемнәр бүләк ителде. Бу киемнәрне бүләк иткән Фаяз Шакиров, Нөнәгәр авыл көнендә узачак татарча көрәш бәйгесендә иганәчеләрнең иң саллы бүләкләре нәкъ менә яшь көрәшчеләргә тапшырылачагын искәртте.
Чыганак: baltaci.ru