ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград татар милли-мәдәни автономиясендә рәис алышынды
Димитровград татар милли-мәдәни автономиясендә рәис алышынды

Димитровград татар милли-мәдәни автономиясендә рәис алышынды

Димитровград шәһәре татар милли-мәдәни автономиясенең чираттан тыш конференциясе узды. Анда оешманың яңа рәисен сайлау мәсьәләсе каралды, дип хәбәр итә «Өмет» газетасы.

Җыелышта катнашучылар Марат Вәлиевны автономия рәисе вазифаларыннан азат итте. Шәһәр татар автономиясенең яңа рәисе итеп бертавыштан Азат Мидаров сайланды. Ул берүк вакытта Мәләкәс районы татар автономиясе рәисе вазифаларын да башкарачак. Азат Рәшит улы Мәләкәс районы башлыгы, районның депутатлар Советы рәисе булып эшли, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*