ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Баста концертында татарча җыр яңгырады
Казанда Баста концертында татарча җыр яңгырады

Казанда Баста концертында татарча җыр яңгырады

Казанның «Ак Барс Арена» стадионында узган танылган артист Баста концертында татар җыры да башкарылды. 40 меңгә якын тамашачы алдында Татарстан Республикасының халык артисты Эльмира Калимуллина Баста белән бергә «Сансара» җырын ике телдә — рус һәм татар телләрендә башкардылар.

Бу тамашачылар өчен бик истәлекле мизгел булды. Миллионлаган кешегә таныш хитка татар теле һәм татар моңы органик рәвештә үрелеп барды.

Мондый вакыйгалар татар җырының тере, заманча һәм илнең иң зур мәйданнарында яңгырый алуын күрсәтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*