ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия укучылары Арчада “Әлифба музее”нда булдылар
Чувашия укучылары Арчада “Әлифба музее”нда булдылар

Чувашия укучылары Арчада “Әлифба музее”нда булдылар

Чувашиянең Комсомол һәм Батыр районнары Шыгырдан, Урмай, Тукай авылларыннан мәктәп укучылары Тукайның туган ягы Арчага сәяхәткә бардылар. Экскурсиянең төп максаты – Әлифба музеен карау.

Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте бинасында урнашкан музей кунакларны җылы каршы алды. Балалар бик кызыксынып “Әлифба” китабының тарихы белән таныштылар, экспонатларны карадылар. Музейда бүген кешелек язуының борынгы заманнардан ук диярлек тарихын күрсәтүче 1500дән артык экспонат саклана.

Көллиятнең укытучылары, легендар “Әлифба” дәреслегенең авторлары Вагыйзов Сәләй һәм Вәлидова Рәмзия эшчәнлеге белән танышу, татар язуының тарихын өйрәнү укучыларга бик ошады. Музей хезмәткәрләре исә чит төбәктән килгән укучыларның татар телендә матур һәм дөрес сөйләшүләренә сокландылар, дип хәбәр итә Чувашия татар милли-мәдәни мохтарияте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*