enrutat

Архив за день: 27.02.2018

Ульяновскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелачак

Сәфәр кысаларында, Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләп килүче татар иҗтиагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырачак.

Дәвам »

«Халкым минем» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Халкым минем» газетасының февраль ае саны дөнья күрде. Басманың әлеге саны 1-3 мартта узачак VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап чыгарылды. Укучыларыбыз февраль санында “Россиянең татар авыллары” оешмасының рәисе Фәнир Галимов, Чуашстанның Батыр районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов, Россия Милли хәләл индустриясе берләшмәсе рәисе Линар Якупов белән эшләнгән махсус әңгәмәләр, журналист Римзил Вәлиевның Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына багышлап язылган аналитик язмасы белән таныша ала. Шулай ук газетада “Әтием – гаилә терәге” бәйгесенә килгән язмалар, Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллин турында һәм башка кызыклы мәкаләләр урын алды.

Дәвам »

Сургутта милли моңнар яңгырады

Сургут шәһәре татар милли мәдәни мөхтәрияты каршында 33 елдан артык эшләп килүче, Җиһаншина Нурия Әхәт кызы җитәкчелегендәге "Сандугач" җыр-бию ансамбле якшәмбе көнне "Строитель" ("Төзүчеләр") мәдәният сараенда татар халкын гына түгел, башка милләт вәкилләрендә җыйды

Дәвам »

Гаяз Исхаки юбилее уңаеннан

Чистай районының төрле мәктәпләрендә күренекле язучының тууына 140 ел тулуга багышланган кичәләр, укулар, конференцияләр, язучы һәйкәленә чәчәкләр салу чаралары узды

Дәвам »

Киләчәкнең башы – бүгенгедә

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә дә укытучылар һәм мәктәп балалары, язучылар катнашында «Тел дигән дәрья бар...» исеме астында әдәби-музыкаль кичә булып узды

Дәвам »