tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелачак
Ульяновскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелачак

Ульяновскида татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре җыелачак

Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 28 февраль көнне Ульяновск шәһәренә эшлекле сәфәр белән барачак.

Сәфәр кысаларында, Идел буе федераль округы төбәкләрендә эшләп килүче татар иҗтиагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашу уздырачак. Очрашуда Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозовның катнашуы да көтелә.

Болардан тыш, Милли шура рәисе “Татарстан- яңа гасыр” ААҖнең Ульяновск филиалы, “Өмет” өлкә татар газетасы редакциясе, өлкә татар милли-мәдәният мохтиарияте,  Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния мөфтияте эшчәнлеге белән дә танышачак.

Фото wwww: e-druzin.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*