Бөтендөнья татар конгрессы Аксубай районы оешмасы җитәкчесе, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идәрәсенең Аксубай һәм Яңа Чишмә районы буенча бүлеге башлыгы Сәхәбетдинова Лилия Солтан кызы “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗәдәге орден медаленә лаек булды.
Лилия ханымга һәм Татарстаннан тагын 12 кешегә югары дәүләт бүләкләре бирү турындагы тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды.
“Ватан алдындагы казанышлары өчен” медале сәнәгатьтәге һәм авыл хуҗалыгындагы югары күрсәткечләр, фәнни ачышлар, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсендәге уңышлар, ил сагында торудагы фидакарьлек һәм батырлыклар өчен тапшырыла.