Тубыл шәһәре «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы май аенда төрле, мәгънәле, патриотик рухта мәдәни чаралар үткәрде. Аларның тырыш хезмәтләре игътибарсыз калмады. «Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнысова актив, тырыш хезмәте, илебез тарихын саклауда, патриотизм рухында яшьләрне тәрбияләүдә Россия хатын кызлар союзының Рәхмәт хатына лаеклы булды. Бүләкне Төмән өлкә Думасы рәисе урынбасары Наталья Шевчик Тубыл шәһәрендә Бердәм Россиянең партия активы белән эшлекле очрашуда тапшырды.
«Бердәм Россия» партиясе бинасының залында «Ак калфак» оешмасы әгъзалары: Айсылу Юнысова, Эдуард Юнысов, Тимур Ниязов, Фәридә Локманова, Равилә Фазылова, Әминә Биктимирова, Лилия Саликова, Камилә Хәкимова, Фәния Мелибаева, Әлфинур Әйтмәмәтова һ.б тантаналы рәвештә шәһәр Думасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Җирле «Бердәм Россия» бинасының залында Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан иҗтимагый оешмалар мәктәп укучылары белән берлектә сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чорында туып үскән буын вәкилләрен котладылар. Кызганычка, узган ел Бөек Җиңү бәйрәмендә булган сугыш ветераннары быел килә алмаганнар.
Өлкән буын вәкилләренә хөрмәт күрсәтеп «Бердәм Россия» партиясе исеменнән килгән барлык бәйрәм кунакларына Җиңү бәйрәме уңаеннан шәһәр Думасы рәисе Михаил Никитин истәлекле бүләкләр тапшырды.
Очрашуда «Ак калфак» оешмасы рәисе Айсылу Юнысова, шәһәр иҗтимагый палатасы рәисе Станислав Козлов, танылган лектор, ветеран укытучы, мәгариф отличнигы Татьяна Щукина кунакларны Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, илебез халкы кичергән авырлыкларны, фашистларны җиңүдә бердәмлек булганы, сынауларга бирешмәгән илебез турында күңелләргә үтеп кергән сүзләр белән чыгыш ясадылар. Татьяна Щукина Бөек Ватан сугышы темасына җырлар башкарды. Яшь буын Бөек Ватан сугышы, сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белсеннәр, диде. Бу чарада 7, 12, 15 нче мәктәп укучыларының катнашулары, аларның чыгышлары, Ватаныбыз, сугыш темасына укыган шигырьләре дә урынлы булды. Авыр чорны яхшы хәтерләгән өлкән яшьтәге Гөсәгыйдә апа Хәбибуллинага Айсылу ханым рәхмәтләрен белдерде.
Чарага ямь өстәп җирле шагыйрәләребез Гөлминур Давалева, Әминә Биктимирова үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып ишеттерделәр. Милли ризыклар тулы чәй табыны артында аралашып, тәкъдимнәрен, теләкләрен әйтеп оештыручыларга бәйрәм кунаклары рәхмәтләрен белдерделәр.
Римма УМИТБАЕВА.
Чыганак: Төмән өлкәсенең “Яңарыш” гәзите.