ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга барды
Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга барды

Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстанга барды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Казахстанга килде. Ул эш сәфәрен Астана шәһәреннән башлады.

Биредә Татарстан делегациясен Россотрудничествоның Казахстан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе Ирек Зиннуров, “Казахстан татар һәм башкорт конгрессы” республика иҗтимагый берләшмәсе рәисе Тәүфыйк Кәримов, Астана шәһәренең “Таң” татар-башкорт мәдәни үзәге рәисе, билбау көрәше һәм көрәшнең башка милли төрләре ассоциациясе вице-президенты Рәфыйкъ Вәлиев, Татарстанның Казахстандагы тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре каршы алды.

Васил Шәйхразыев алар белән аерым очрашып, Астандагы татар иҗтимагый оешмалары, Казахстандагы Россотрудничество эшчәнлеге белән танышты, киләчәктә үзара хезмәттәшлекне ныгыту юллары турында сөйләште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*