23 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Чиләбе өлкәсендә, Кунашак авылында эш сәфәрендә булачак.
Сәфәр программасында Муса Җәлил һәйкәлен тантаналы ачуда катнашу, Балалар Сабан туен тамаша кылу, Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены катнашучысы Хәбибуллин Д.Д.ның «Фишка» мәрсин балыгы фермасында һәм җирле боз аренасында булу каралган.
Шулай ук җирле хакимият вәкилләре һәм татар җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашулар узачак. Визит барышында хезмәттәшлек, иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү һәм милли традицияләрне саклау мәсьәләләре каралачак дип көтелә.
Аерым игътибар райондагы татар җәмәгатьчелеге активы белән аралашуга биреләчәк. Мондый очрашулар урындагы мәдәни тормыш, иҗтимагый эшчәнлекне үстерү һәм Татарстан белән Россия төбәкләре арасындагы бәйләнешләрне ныгытуга кагылышлы актуаль мәсьәләләрне тикшерергә мөмкинлек бирә.