ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск районында “Туган якка сәламем” дип исемләнгән иҗади очрашу узды
Лениногорск районында “Туган якка сәламем” дип исемләнгән иҗади очрашу узды

Лениногорск районында “Туган якка сәламем” дип исемләнгән иҗади очрашу узды

19 июнь көнне Лениногорск районының Мөэмин-Каратай авылы мәдәният йортында Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәрендә яшәп иҗат итүче якташыбыз, авылдашыбыз, танылган шагыйрә, чәчмә әсәрләр остасы, Татарстанның һәм Удмуртиянең Язучылар, РФ Журналистлар берлекләре әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Сөләйманова, Риза Шәфи исемендәге премияләр лауреаты Гөлфия Исхакова белән “Туган якка сәламем” дип исемләнгән иҗади очрашу узды.

Гөлфия Исхакова Мөэмин -Каратай авылы белән бик тыгыз бәйләнгән. Чөнки ул биредә гаиләсе белән шактый гомер иткән. Кыскасы балачагы, яшьлек еллары гүзәл табигатьле шушы авылда узган. Тәүге шигырьләрен дә нәкъ менә шунда иҗат иткән.

Бу көнне мәдәният йортына әдәбият сәнгать сөючеләр, Гөлфия Исхакованың авылдашлары, туганнары, иҗатташлары чакырылган иде. Шагыйрә авылдашларын үзенең бай иҗаты-яңа китарлары, шигырьләре, чәчмә әсәрләре белән таныштырды. Очрашу кысаларында шагыйрәнең яңа гына табадан төшкән ике яңа җыентыгы- иҗатташыбызның җырларыннан торган “Туган якка сәламем” һәм “Җанымда яз сулышы” шигырьләр җыентыклары тамашачыга тәкъдим ителде. Әлеге җыетыклар тамашачы күңелендә тирән кызыксыну уятты.

Гөлфия Заһит кызы язучы гына түгел, халык күңеленә үтеп керердәй җырлар авторы, моңлы тавышлы җырчы да. Ул үзе язган җырларны авылдашларына бүләк итте. Шулай ук киләчәккә булган иҗади планнары белән уртаклашты. Авылның үзешчән композиторы Хаҗиморат Әхмәтшин, җырчыбыз Ләйсән Рахманова -Шәмсуарова Гөлфия Исхакова сүзләренә язылган җырларны башкарды. Әдәби кичә җыр-моң белән тыгыз үрелеп барды. Китапханәче, танылган шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ренат Вәлиәхмәтов, “Кояшкай” бию төркеме кызлары башкаруындагы музыкаль чыгышлар кичәне бизәде.

Гөлфия Исхакова иҗатында балаларга багышланган әсәрләр дә байтак урын алган. Шуны дәлилләп авылдашларыбыз, Иске Иштирәк мәктәбе укучылары Мортазина Рәзинә, Рүзилә, Айзиләләр шагыйрәнең балаларга багышланган шигырьләрен тамашачыга җиткерделәр. Кыскасы, Мөэмин -Каратайлылар күңелен күтәренке рух билгәп алды. Очрашу азагында Мөэмин-Каратай авыл җирлеге башлыгы Ханнанова Әнисә Атлас кызы әлеге әдәби чарага югары бәя бирде, киләчәктә.дә иҗади элемтәләрне җанландыру турында сүз алып барды, чөнки авыл халкы да якташлар иҗаты белән даими кызыксына, әсәрләрен яратып укый. Автор очрашуга килгән һәр китап сөючегә, шулай ук авыл китапханәсенә култамга белән яңа җыентыкларын бүләк итте.
Очрашуны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Таһир Шәмсуаров һәм Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе, Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең милли бүлек мөдире Ләйсән Рахманова- Шәмсуарова оештырды һәм алып барды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*