7 июньдә Арча стадионында милли көрәш, халык уеннары, ат чабышы һәм танылган татар артистлары катнашындагы концерт белән Сабантуй бәйрәме узачак.
Бәйрәм иртәнге 10 сәгатьтә Үзәк стадионда башлана. Программада татарча көрәш, спорт һәм халык уеннары, шулай ук 13 сәгатьтә ат чабышы каралган.
Сабантуйның махсус кунаклары арасында Татарстанның халык һәм атказанган артистлары — Вадим Захаров, Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар, Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.
Оештыручылар райондашларны һәм кунакларны милли киемнәрдән килергә дә чакыра.
Чыганак: arskmedia.ru