ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Кыйгы районында “Гаилә һәм дуслык” бәйрәме узды
Башкортстанның Кыйгы районында “Гаилә һәм дуслык” бәйрәме узды

Башкортстанның Кыйгы районында “Гаилә һәм дуслык” бәйрәме узды

Югары Кыйгы авылының Г.Ибраһимов урамындагы “Хәләл” кафесында “Гаилә һәм дуслык” бәйрәме узды. Анда татар, башкорт, рус, чуаш, казах, үзбәк, әзербайжан, украин, мари һ.б. милләт гаиләләре катнаштылар, араларында катнаш гаиләләр дә бар иде. Алар үзләренең тормышлары, яшәешләре, уңышлары, киләчәккә булган матур уй-хыяллары, традициягә әйләнгән гаилә байлыклары белән уртаклаштылар.

Күрше районнардан да кунаклар чакырылып, алар арасында Лидия һәм Сафуан Сәетгалиннар да бар иде. Гаилә пары халык инструментлары дуэтында халык көйләре жыелмасын уйнап, чарага музыкаль күчтәнәч тапшырдылар.

Башкортстан татарлары конгрессының Кыйгы районы бүлеге рәисе Заһиров Владислав Саяп улы Сафуан Локман улына Башкортстан ветераннар советы исеменнән “Почетный учитель”( “Мактаулы укытучы”) таныклыгын тапшырды. Чарада оешмага матди ярдәм итүче Юкәле авылыннан Разия һәм Шамил Шакировлар, Югары Кыйгыдан Әхмәтҗанов Радиклар да катнаштылар.
Уфадан чакырылган кунакларның килеп житүләре насыйп булмаганнарына, киләчәктәге менә шундый матур очрашуларга юллары төшеп торсын дигән теләкләр дә әйтелде.

Югары Кыйгы авылы биләмәсе башлыгы Шәмтев Натик Арзаман улы, район татарлары ижтимагый оешмасының эшчәнлегенә уңай бәя биреп, киләчәктә уңышлар теләде.

Югары Кыйгы лицееның татар теле һәм әләбияты укытучысы Хөрмәтуллина Жәмилә Шәфәгать кызының: «Бүгенге көнне гаиләдә туган телләргә мөнәсәбәт” дигән тирән эчтәлекле, ата- аналар өчен бик фәҺемле чыгышын -бар да хуплап каршы алдылар. Сүзен укытучы:” Туган телле гаиләдән туган телле бала туа!”- дип тәмамлады.

Сәитгалиннар гаиләсе бу төбәктә үскән шифалы үләннәрдән жыйнап эшләнгән чәйгә реклама да эшләп, барсына да күчтәнәчкә “Мулла чәе”н тараттылар. Киләчәктә шул эшне киңәйтү турындагы теләкләрен белдерделәр.

Табынга мул итеп милли ашларны – баллы кош теле, вак бәлешләр, татлы пирогларны Шәриповлар әзерләсә, үзбәк һәм әзербайжан дуслар кунакларны пылау белән сыйладылар. 3 сәгатькә сузылган күңелле чара, һәр яктан уйланып, бик оешканлык белән үтте.

Бәйрәм Югары Кыйгы авылы үзәк мәчетенең имам хатибы Марсель хәзрәт тарафыннан изге догалар белән башланып, Коръән аятләренең моңлы авазлары белән тәмамланды.

“Хәләл” кафесының хужасы Сәлмән әфәндегә зур рәхмәтләр әйтелде, хәләл ризыклар белән “Мулла чәе”н авыз иткәннән һәм истәлекле фотога төшкәннән соң, шат күңелле кунаклар, оештыручылар, киләчәккә яңа планнар корып, таралыштылар.

Ж.Ш.Хөрмәтуллина, оешманың сәркәтибе, туган телләрне саклау буенча жаваплы әгъзасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*