ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда китап фестивале узачак
Казанда китап фестивале узачак

Казанда китап фестивале узачак

Бүген 17:00 сәгатьтә Казанның «Балыкчы бакчасы» скверында һәм 26 нчы санлы китапханә филиалында «Китап-фест 2026» китап фестивале узачак. Программада «La Primavera» оркестры һәм шәһәр филармониясе артистлары чыгышлары, иҗади остаханәләр, тематик күргәзмәләр, балалар өчен интерактив уеннар һәм башка чаралар каралган.

Оештыручылар бай эчтәлекле программа әзерләгән: кунаклар өчен «La Primavera» оркестры һәм шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак, заманча авторлар катнашында шигъри тамаша узачак. Лекторийда архитектура, әдәбият, журналистика, кино һәм психология өлкәләрендә белгечләр белән очрашулар планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Мәдәният идарәсендә.

Шигърият сөючеләр өчен иҗади остаханәләр, ә балалар өчен аерым мастер-класслар һәм интерактив зоналар эшләячәк. Моннан тыш, «Китап кроссы» акциясе кысаларында һәр теләгән кеше бушлай китап алмаша һәм үзенә яңа әсәрләр табып укый алачак. Шулай ук кунакларны тематик күргәзмәләр көтә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*