Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ташкентта уздырылган Сабантуйда катнашты. Ул эш сәфәре кысаларында Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Советының элекке рәисе, 40 көн элек мәрхүм булган Рим Гыйниятуллинның гаиләсе белән очрашты.
Данис Шакиров Рим Абдулла улы яшәгән йортка керде. Хатыны Тәнзилә ханым, аның уллары Әхсән һәм Искәндәр белән аралашты. Алар гаиләсе, якыннары белән бергәләп Рим Гыйниятуллин җирләнгән Чапанат зиратында булдылар, аның рухына дога кылдылар.
Белешмә: Рим Абдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Җизак өлкәсенең Заамин районы Даштабад шәһәре янындагы Каратепа авылында укытучы гаиләсендә туа. 1968-1980 елларда ул Үзбәкстан Су хуҗалыгы министрлыгының идарә башлыгы урынбасары, министрлыкның баш идарәсе башлыгы вазифаларын башкара. 1981-1989 елларда Үзбәкстан су хуҗалыгы министры урынбасары, Дәүләт план комитеты рәисе урынбасары, Дәүләт агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары була. 1989-1996 елларда — Үзбәкстан Республикасы мелиорация һәм су хуҗалыгы министры, ә 1996-1997 елларда – Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары. 1996 елдан – Әхмәт Зәки Вәлиди исемендәге Башкорт иҗтимагый-мәдәни үзәгенең аксакаллар шурасы рәисе. Шулай ук Ташкент шәһәре татар-башкорт милли мәдәни үзәген җитәкли. Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге Совет рәисе. Ул агымдагы елның 20 апрелендә вафат булды.



